Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга студенткасы «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына җыр багышлады

Җырны кыз әтисенең туган көнендә тәкъдим итте.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Райна Сабирова Татарстан батальоннарына багышланган «Алга Тимер» җырын язган.

Кызның әтисе Альфред Сабиров «Алга» батальонында хезмәт итә. Һәм аның туган көнендә Райна трекны тамашачыга тәкъдим итте. Җырның инициаторы әти булды, ди Райна. «Кызым, мин еракта булсам да, син бу җырны яза алырсың. Безнең өчен бу җыр гимн булачак», — ди аңа әтисе. 

«Максатыма мин бер ай бардым. Бу җырны язу һәм чыгару тарихы бик зур! Дулкынландыргыч та, ләкин шул ук вакытта кызык та булды. Бу җырны иҗат итүнең инициаторы — минем әтием — Сабиров Альфред, ул минем терәгем, җанымның бер өлеше, барсы да. Әгәр дә ул булмаса, мин мондый җитди адым ясарга базмас идем», — ди Райна. 

Райна Сабирова язган җырны түбәндә тыңлый аласыз:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев