Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга студентлары җирле шагыйрә Тәслимә Кәримова белән очрашты

Очрашу барышында студентлар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

14 октябрьдә А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Тәслимә Кәримова белән очрашу кичәсе узды.

«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Тәслимә Кәримова каләмдәш дуслары, КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультеты студентлары белән очрашты. Очрашу барышында студентлар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Тәслимә Шаһидулла кызы Кәримова 1947 елда Кукмара районының Янсыбы авылында туа. Тәслимә апа Кәримова — табигатькә гашыйк җан. Үзенең гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган көчле биолог. Һәр чәчәкнең, һәр үләннең исемен, аларның холкын, файдасын белә һәм шуларны үзенең иҗаты аша укучыларга җиткерә. Бүген дә ул мәктәпләр белән, укучылар белән эшләвен дәвам итә.

Табигать белән гомере буе тыгыз бәйләнештә булганлыктан, аның әсәрләре дә туган як табигатенең барлык матурлыгын туплаган. Мәсәлән, «Энҗе чәчәк» җыентыгында автор Алабугабызның матурлыгын, табигый байлыгын тасвирлап яза. Тәслимә Кәримова — киң кырлы шагыйрь. Үз иҗаты белән ул төрледән-төрле темаларга кагыла, актуаль булган проблемаларны күтәреп чыга, мөһим булган кыйммәтләрне ассызыклый. Тәслимә Шаһидулла кызының «Исми тор, вакыт җиле...» (2011), «Хәтер йомгагын сүткәндә» (2020) китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла. Соңгы арада басылып чыккан «Күңел күзе» (2023) китабы аеруча үзенчәлекле. Ул күрми торган кыз язмышы турында.

Очрашу кунагы белән аралашу аның тормыш юлы, иҗаты турында тагын да күбрәк белергә ярдәм итте. Ә инде шагыйрәнең үзе укыган шигырьләре бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде.

— Мондый очрашулар татар филологиясе бүлеге студентлары өчен бик әһәмиятле. Бүгенге көндә иҗат итүче шәхес белән танышу алар өчен бик кыйммәтле дип уйлыйм. Тәслимә апа — киң кырлы шагыйрә, аның иҗатын өйрәнү, үзе белән танышу — безнең өчен бик зур бәхет. Үзәк китапханәгә мондый очрашулар уздырулары өчен рәхмәт. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә алар бик зур өлеш кертә, — дип уртаклашты филология фәннәре кандидаты, татар филологиясе кафедрасы доценты Әлфирә Сәлихҗан кызы Хәйруллина.

Мондый чаралар безгә шәхесләребезне танып белергә, иҗатлары белән якыннан танышырга һәм алар белән горурланырга ярдәм итә. «Яшәү бәхет икән» дип исемләнгән очрашу һәркемнең күңеленә матурлык, җылылык өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев