Алабуга студентлары: уку, иҗат һәм фәнни эшчәнлек
Студентлар көне уңаеннан без КФУның Алабуга институты, мәдәният һәм сәнгать көллияте, медицина училищесы студентлары белән аралаштык.
Зачетлар, имтиханнар, йокысыз төннәр, семинарлар һәм лаборатор эшләр... Студент тормышы шуның белән генә чикләнәме? Онытылмас мизгелләр, фән, дуслар һәм башкалар турында Алабуга студентлары сөйләде.
Ирина Нәбиева – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең “Режиссура” юнәлеше буенча укучы 1 курс студенты.
– Миңа биредә уку ошый, чөнки уку процессы бик кызыклы һәм биредә үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр күп. Укудан тыш, мин музейларга һәм мәдәни чараларга йөрим, бу миңа үз юнәлешемдә камилләшергә ярдәм итә.
Режиссерлыкка уку вакытында мин үземнең барлык фикерләремне һәм хисләремне сәнгать аша белдерә алам. Режиссура һәрвакыт иҗади процессның үзәгендә булырга һәм үз идеяләреңне гәүдәләндерергә мөмкинлек бирә.
Студент булу – үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау һәм тәҗрибә туплау, яңа мөмкинлекләр белән очрашу һәм кыенлыклардан курыкмау дигән сүз. Барыннан да бигрәк миңа төрле кешеләр белән танышулар истә калды. Оста белән дәресләр дә шундый ук көчле тәэсирләр калдырды: кыска гына вакыт эчендә мин үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат белдем һәм тагын да күбрәк тәҗрибә тупладым. Ышанам, киләчәктә тагын бик күп кызыклы вакыйгалар булыр!
Оксана Чеканова – Алабуга институты, филология һәм тарих бүлегенең 5 курс студенты.
– Безнең институтта тормыш һәрвакыт бик күңелле, мөмкинлекләр күп, бер нәрсәне аерып күрсәтү бик кыен. Әмма, мөгаен, иң якты истәлек – 2022 елгы “Студентлар язы” фестивалендә катнашудыр. Ул чагында мин төп рольне башкардым, ә репетицияләр беркайчан да онытылмаячак. Ул вакытны еш кына җылы хисләр белән искә алам.
Әлбәттә, барысына да өлгерүе бик кыен. Теләсә кайсы ситуациядә нәрсә белән булса да, йокы яки уку буенча яхшы баллар белән хушлашырга туры килә. Әгәр дә якты актив тормышны яхшы уку белән бергә алып барсаң, йокы бигрәк тә аз тия. Минемчә, һәркем үзе хәл итә. Ләкин киңәшем шул – аз гына булса да, барысын да эшләп карарга кирәк.
Камилла Шәйхетдинова – Алабуга институты, филология һәм тарих бүлегенең 5 курс студенты. 1 курстан башлап иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, “Ялкын” бию коллективы әгъзасы һәм татар филологиясе кафедрасы студентларының фәнни җәмгыяте вәкиле.
– Истә калган мизгелләр бик күп. Институтыбызның гала-концертында беренче чыгышыбыз турында сөйләп китәсем килә. Бу хәл “Студентлар язы” фестивалендә булды. Безнең бию (“Прежде мы были птицами” дип аталган чегән биюе) беренче тапкыр гомуми концертка алында, моңа без бик бәхетле идек. Репетицияләр 8әр сәгать дәвам итте. Без хореография залыннан чыкмадык дияргә була, тәнәфесләр дә шунда булды, хәтта шунда ашадык та.
Миннән еш кына “Ничек син барысына да җитешәсең?” дип сорыйлар. Бар әйбергә дә җитешү кыен, әмма моңа өйрәнергә була. Берничә ел элек миңа эшләрне “ашыгыч-ашыгыч булмаган”, “мөһим-мөһим булмаган”га бүләргә аерырга киңәш бирделәр. Башта мин бу методиканың көченә ышанып бетмәдем, ә аннары, үткәннәрне искә төшергәч, мин гомер буе шушы методика буенча яшәгәнлегемне аңладым. Иң авыры, әмма иң мөһиме – ял итү өчен вакыт табу.
Минем киңәшем гади – барысы да сезнең кулда. Чөнки студентлык – ул мөмкинлекләр диңгезе. Әгәр дә сез институтка укырга гына килсәгез, сезнең бу еллар бик күңелсез узачак.
Хуҗәхмәтова Гөлшат – Алабуга институты, математика һәм табигый фәннәр бүлегенең 5 курс студенты, “Шаг Вперед” бию коллективы хореографы, бүлекчә һәм институт активисты, бүлекчә культоргы.
– Укуны һәм активлыкны берләштерү вакытны яхшы планлаштыруны таләп итә. Һәм әлбәттә, теләк булганда, барысын да өлгерергә мөмкин. Иң якты истәлекләрнең берсе – биюләрдә катнашу, сәхнәгә чыгуның һәрберсе үзенчәлекле дулкынландыргыч һәм күңелле. Тамашачылар безне алкышлар белән хуплый, һәм син моның юкка түгеллеген аңлыйсың. Институтта уку – ул үзеңне укуда гына түгел, активлыкта да сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Хәзер булмаса, кайчан?!
Даниил Локтев – 1 курс магистранты, Алабуга институтының кече фәнни хезмәткәре, “ArteFact” археологик түгәрәк старостасы, “Университет” мәктәбенең тарих укытучысы.
– Студент елларының иң якты истәлекләре ел саен үткәрелә торган археологик тикшеренүләр белән бәйле. Анда мин коллектив эш, бердәм, хезмәт сөючән гаилә атмосферасына чума алдым. Тапшырылган зачетлар һәм имтиханнардан соң мин ирек һәм яңа фәнни ачышлар дөньясына юл тота идем. Мин ике мәртәбә Кирмән шәһәрлеген, өч мәртәбә Ромашкино археология комплексын казуда, шулай ук Бөек Биләр шәһәрен өйрәнүдә катнаштым.
Фән белән шөгыльләнүгә мине укытучым, тарих фәннәре кандидаты доцент Альберт Зөфәр улы Нигамаев алып килде. 1 курста, Альберт Зөфәр улының археология буенча лекциясен тыңлаганнан соң, мине билгесез һәм серле нәрсәләр дулкыны биләп алды, ә иң мөһиме – мин берни дә белмәвемне аңладым. Альберт Зөфәр улы шулай ук археология түгәрәге турында да сөйләде. (автор искәрмәсе: 2024 елда түгәрәккә һәм тулаем Алабуга археологик экспедициясенә 30 ел тулды). Лекциядән чыккач, мин бу түгәрәккә эләгергә тырышачагымны бик яхшы белә идем инде. Сүз уңаеннан, минем абыем да студент елларында казу эшләрендә катнашкан һәм миңа да бу юлны сайларга киңәш итте. Шулай итеп, мин үзебезнең түгәрәктә фән белән шөгыльләнә башладым.
Булачак беренче курс студентларына имтиханнар тапшыруда уңышлар телисе килә. Һәм әлбәттә инде, белем бирү программасын үзләштерүдән тыш, нәрсә беләндер шөгыльләнергә, беренче курстан ук турыдан-туры фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнергә киңәш итәм.
Светлана Мансурова – Алабуга медицина училищесының “Дәвалау эше” белгечлеге буенча 1 курс студенты, активист.
– Мин бу һөнәрне әти-әнием киңәше буенча сайладым, һәм мин аларга моның өчен бик рәхмәтле. Биредә уку үзеңне фәндә дә, иҗатта да күрсәтергә күп мөмкинлекләр бирә. Укудан тыш, төрле чараларда катнашырга тырышам. Студент булу – бөтен нәрсәгә әзер булу дигән сүз. Бу йокысыз төннәр дә, яңа танышулар да, күп-күп яңа мәгълүмат та. Студент һәрвакыт яңа ачышларга һәм югарылыкка ачык. Иң якты истәлек – студентлыкка багышлау. Һәр беренче курс студенты бу чараны узарга тиеш, чөнки ул яңа дуслар табарга һәм коллективны берләштерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев