Алабуга сугышчыларының батырлыклары
2024 елда газетабыз битләрендә якташ геройларның батрылыклары турында күп язылды. Шуларның берничәсен искә төшерик.
Яралы сугышчыны коткара
«Топор» позывнойлы алабугалы контракт буенча хезмәт итә. Әмма хәрби хезмәт белән ул күптәннән таныш, моңа кадәр ул төньякта полициядә хезмәт итә, контракт буенча хезмәт тәҗрибәсе дә бар.
«Топор» позывнойлы хәрби «Һәлак булучыны коткарган өчен» дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Сугышчыларның берсе җитди яралана, әмма дошман уты аркасында аңа якын килү җиңел булмый. Командир бу солдатны коткарырга әмер бирә. «Топор», иптәшләрен куркыныч астына куярга теләмичә, үзе барырга була, ләкин аңа тагын бер сугышчы ярдәм итәргә алына.
Яраланган кешенең кайда булуы турында төгәл координаталар булмаса да, аны вакытында табалар, табибларга тапшыралар. Соңрак коткарылган яралыдан «Рәхмәт. Исән» дигән хәбәр килә.
Снарядны юк итә
«ПП» позывнойлы рядовой 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча МХО зонасына чакырыла. Шушы 2 ел эчендә ул үзенең батырлыгын күп тапкырлар күрсәтә. Күрсәткән батырлыгы һәм профессиональлеге өчен аерым тәртиптә II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Саперлар төркеменә Соловьево авылы районына фронтка танкка каршы миналар китерергә дигән бурыч куела. Рядовой «ПП» билгеләнгән ноктага чыгарга тиешле автомобильнең йөртүчесе булып билгеләнә. Барган вакытта «ПП» шикле әйбер таба һәм бу хакта хәбәр итә.
Ул туктап, юлны һәм шикле әйберне тикшерә. Аның минометтан шартламаган снаряд булуы ачыклана. Снаряд караңгыда начар күренеп, башка машиналарга куркыныч тудырганлыктан, алабугалы аны шунда ук юк итәргә була. Ул автомобильне ышык урынга качыра һәм ясалма ысул белән снарядны юк итә. Шуннан соң сугышчылар төркеме кирәкле ноктага кадәр хәрәкәтне дәвам итәләр.
«Космос» кушаматлы сугышчы — батырлык үрнәге
2024 елның 22 февралендә безнең якташыбыз, «Космос» кушаматлы хәрби хезмәткәр, Авдеевка районында хәрби бурычны үтәгәндә гаять зур батырлык күрсәтә. Сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек ташу вакытында аның группасы дошманның миномет уты астына эләгә. Куркыныч булуга карамастан, «Космос» шәхси состав өчен җаваплылык күрсәтә һәм күзәтү постларын кирәкле ресурслар белән тәэмин итеп, үзенең һөнәри күнекмәләрен уңышлы куллана. Аның батырлыгы полкташларында һәм якыннарында гына түгел, бөтен илдә горурлык уята.
Дошманның 5 боевигын һәм бронеавтомобилен юк иткән
2024 елның 10 ноябрендә штурм группасына кертелгән алабугалы гвардия рядовой, дошманның терәк пунктын алу бурычын уңышлы үти. Урман полосасында позицияне ныгытып, хәрби хезмәткәр пулемет расчетын җиһазландыра һәм ВСУ боевикларының потенциаль юлларын күзәтә.
Соңрак дежурныйлар дошманның бронеавтомобиль ярдәме белән бәреп керү омтылышын терки. Командир приказы буенча, Денис дошманны якынайта һәм, батырлык күрсәтеп, 5 боевикны һәм бронеавтомобильне юк итә. Яралануына карамастан, ул үзенә беренче ярдәм күрсәтә һәм алга таба атакаларны кире кагу өчен ут ноктасын алыштыра. Гвардия рядовойның гамәлләре терәк пунктны югалтуларсыз алырга һәм саклап калырга мөмкинлек бирә.
Алабуга герое хәрби бурычны үтәү барышында шартлаткыч җайланманы зарарсызландыра
Алабугадан рядовой хезмәт иткән инженер-сапер төркеме Желанное торак пункты янындагы мина киртәләрен бетерү бурычын уңышлы үти. Биремне үтәү урынына барганда герой яхшы яшерелгән кулдан ясалган шартлаткыч җайланма таба һәм иптәшләрен вакытында кисәтеп өлгерә. Аны юк иткәннән соң төркем хәрәкәтен дәвам итә.
Бурычны үтәү урынында саперлар «камикадзе» дроннары атакасына юлыга, ләкин, куркынычны уңышлы үткәреп, мина киртәләрен юк итүгә ирешәләр. Хәрби хезмәткәрнең грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә бурыч шәхси составны һәм техниканы югалтуларсыз үтәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев