Алабуга суворовчылары Татарстанны Мәскәүдә тәкъдим итәчәк
Алабуга Суворов училищесында тәрбияләнүче алты егет Кремльгә юбилей балына барачак.
Алабуга Суворов училищесында тәрбияләнүче алты егет Кремльгә юбилей балына барачак.
Унынчы Халыкара Кремль Кадет балы Мәскәүдә 10 декабрьдә узачак һәм бөтен Россиядән рекордлы 3400 катнашучыны җыячак. Татарстанны абруйлы чарада Алабуга Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүче алты егет һәм эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары тәкъдим итәчәк.
Бал Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырыла. Чара кадетларның иң массакүләм җыелышы буларак Россия рекордлар китабына керде инде. Мәртәбәле кунаклар арасында — СССР һәм РФ Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дипломатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре.
Программа классик бал биюләрен һәм Денис Майданов җыры белән чыгышны үз эченә ала. Катнашучылар өчен шулай ук кораллы көчләрнең Үзәк музеена һәм Җиңү музеена экскурсияләр әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев