Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга табиблары укучылар һәм студентлар белән очрашты 

Шәһәр-районда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясенең беренче этабы узды.

14 марттан 25 мартка кадәр Алабугада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узды. Анда 389 кеше катнашты.

Акция кысаларында Алабуга үзәк район хастаханәсе табиб-наркологлары шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, урта махсус һәм югары уку йортларының студентлары өчен лекцияләр укыды. 

Укучыларга һәм студентларга наркотик матдәләр куллануны кисәтү чаралары турында сөйләделәр, җинаять законнары нормалары белән таныштырдылар, химик матдәләрне нәтиҗәләре белән таныштылар, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 

Табиблар наркотиклар куллануга бәйле теләсә нинди гамәлләрнең кеше тормышында таплар калдыруына, ә наркотикларны куллану бары тик медицина практикасында гына, мәсәлән, онкология авыруларының соңгы стадияләрендә авыруны җиңеләйтү өчен мөмкин булуына игътибар иттеләр.

Алар тыңлаучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм белгечләргә консультация сорап мөрәҗәгать итәргә оялмаска өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев