Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга табибы ФГДС үтүнең мөһимлеге турында сөйләде

45 яшьтән өлкәнрәк алабугалылар диспансерлаштыру кысаларында ФГДС узарга мөмкин.

2022 елда 45 яшьтән өлкәнрәк алабугалылар диспансерлаштыру кысаларында ФГДС уза алачак.

Алабуга район үзәк хастаханәсенең табиб-эндоскописты Илдар Мансуров бу төр тикшерүнең мөһимлеге турында сөйләде. 

ФГДС (фиброгастродуоденоскопия) күп кенә авыруларның катлаулануын кисәтә ала. Аны кичектерергә ярамый торган хәлләр дә бар. Гадәттә без сәламәтлегебез турында аны югалта башлаганда гына искә алабыз.

Процедура ярдәмендә үңәч, ашказаны һәм уникеилле эчәкнең төрле авыруларын, шул исәптән онкологик авыруларны да (ә алар онкологик чирләр арасында бишенче урынны алып тора) ачыклап була. 

«ФГДСның мәҗбүри тикшеренүләр исемлегенә кертелүе нигезле, чөнки практикада ашказанының яман шеше кебек авыру еш очрый. Кызганычка, иртә стадиядә аны ачыклау кыен: авыру, кагыйдә буларак, үзен начар хис итүгә зарланмый, ашказаны өлкәсендә уңайсызлык сизми. 

Ә ФГДС бу патологияне беренче-икенче стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, ул чакта кешегә ярдәм итү һәм аның тормыш сыйфатын һәм дәвамлылыгын яхшырту мөмкинлеге бар», — дип аңлата табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев