Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга «Татарстан — казанышлар республикасы» марафонын кабул итәчәк

21 февральдә Алабугада «Татарстан — казанышлар республикасы» панель дискуссиясе узачак.

15 гыйнварда Татарстанда «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды. Автобус 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк һәм республиканың 29 районында булачак. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк.

Танылган сәясәтчеләр һәм тармак министрлары спикер буларак чыгыш ясаячак. Алар район хакимияте вәкилләре белән бергә панель дискуссияләрдә катнашачак, дип хәбәр итә марафонны оештыручылар. Чараларда шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.

Марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак. Панель дискуссиядә катнашучылар республика образы — уңышлы, имин, тыныч һәм тату яшәүче төбәк белән таныша алачак.

Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык төрле федераль һәм республикакүләм проектлар, программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар мөһим урын алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев