Алабуга Татарстанда яңа ел бизәлеше буенча иң яхшысы булды
Дипломнарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Алабуга муниципаль районы Яңа ел бизәлеше буенча XII республика конкурсында беренче урынны яулады. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр предприятиеләренә, район башкарма комитетына, идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә һәм барлык битараф булмаган кешеләргә бәйрәм рухы тудыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый конкурста катнашу — һәр муниципалитет һәм предприятие өчен мөһим бурыч.
Алабуга «Административ үзәкләре республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда төп Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев