Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга төзүчеләрен гомумшәһәр планеркасында бүләкләделәр

Бүләкләрне АМР Башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева тапшырды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне АМР Башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева тапшырды.

Ул төзүчеләрнең шәһәр үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте: «Бу пляж да, мәктәпләр дә, ФАПлар, башкарма комитетлар, азык-төлек блоклары, корт — объектлар күп. Шәһәр яхшы якка үзгәрә». Эльмира Әхмәдиева барлык төзүчеләрне үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүләкләнүчеләр:

Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә ике ачык теннис корты төзегәндә җайга салынган һәм профессиональ эшләгән өчен һәм объектны билгеләнгән вакытта тапшырган өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Кадыйров Нурислам Мидехәт улы — «Град» җитәкчесе

Хәмәтшин Илнур Рөстәм улы — «Град» баш инженеры

Намуслы хезмәте, югары профессионализмы өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре — Төзүчеләр көне уңаеннан Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

Хәйдәров Рифгать Әсгать улы — «Домкор» махсуслаштырылган Төзүче» җәмгыятенең җитештерү бүлегенең инженерлык челтәрләре буенча баш белгече.

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри казанышлары һәм төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Горбунов Александр Николаевич — «Строительная компания МираСтрой» директоры

Даниленко Павел Георгиевич — «Строительная компания МираСтрой»ның эшләр башкаручы

Калдаре Андриан Василевич — «Производственно-строительная компания «БАЙ» баш инженеры

Күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Мыльникова Елена Азхаровна — «АМР Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты» объектлар төзелеше барышын контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары

Гатауллина Лиана Фидратовна — «АМР Башкарма комитеты каршындагы төзелеш Департаменты» план-техник бүлеге башлыгы урынбасары

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ветераннарның иң яхшы беренчел оешмасы» исеменә бөтенроссия конкурсының республика этабында 3 нче урын өчен диплом белән бүләкләнде:

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренчел ветераннар оешмасы (рәисе — Зиннәтуллина Фәйрүзә Габдулла кызы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев