Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга тукталышларында белдерү ябыштыручыларны видеокүзәтү камералары ярдәмендә күзәтеп торачаклар

Ярамаган урында белдерү ябыштырган өчен штраф каралган.

Шәһәр хуҗалыгына багышланган киңәшмәдә район башлыгы күбрәк тукталышларга игътибар итәргә кушты.

Сүз аларның тышкы күренеше турында бара. Шәһәрдә тукталышларның күбесе яңа, ләкин аларга ябыштырылган белдерүләр бөтен күренешне боза. Займнар, цирклар, тун сату, төрле ярминкәләр һәм ул гына да түгел — кагыйдә буларак, аларны оештыручылар Алабугада 2-3 көн генә була, ә истәлекләрен кәгазьдә килеш тукталышларда озакка калдыралар. 

Шәһәр инфраструктурасы үсеше буенча бүлек башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Алена Миннебаева билгеләп үткәнчә, тукталыш урыннары көн саен чистартыла, шулай да икенче көнне үк анда яңа белдерүләр барлыкка килә. Шунысын да әйтик, бу хезмәт җиңелләрдән түгел, аларны ябыштыручылар үз эшләрен намуслы башкара.

− Без «НГДУ», «Березка», «Мираж» сәүдә үзәге тукталышларын чистарттык инде, кәгазе җиңел куба, ә менә келәен бетерү читен, − ди Дарья Шәмсетдинова.

Ул Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә җәен эшләп торырга урнашкан, һәм шәһәрне чиста тотуның ничек кыен булуын аңлый. Кызганыч, шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның бөтенесе дә моны истә тотмый, югыйсә җыештыру өчен шулкадәр көч түгәргә туры килмәс иде. «Җыештырган урында түгел, пычратмаган җирдә чиста» диюләрен беләбез бит. Дарьяны без «Иллюзион» тукталышында эшләгән чагында очраттык. Бу урын белдерү ябыштыручыларның бигрәк тә яратканы. Аңлашыла да, монда кешеләр күп була. 

Белдерүне алып ташлау өчен, су да җитә, келәйне генә спирт һәм махсус пычак белән чистартасы. Бер тукталышны тәртипкә китерергә кызларга бер сәгатьләп вакыт кирәк. 

− Рәхәт түгел, чөнки иртәгесенә без эшләгән урында яңа белдерүләр эленгән була. Күпме көчебезне түктек, − ди Диана Спиридонова.
Шәһәр халкы да тукталышларны чиста итеп күрергә тели. Мәсәлән, кызлар эшләгән арада, олы яшьтәге бер ханым алар янына килде, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, белдерү ябыштыручыларга штраф салырга кирәк дип белдерде, аларның телефон номерлары шунда язылган бит.

Бу турыда киңәшмәдә Рөстәм Нуриев тә әйтте. Муниципаль тикшерү бүлегенә ул бу эшне активлаштырырга кушты. Мунконтроль бүлегенең баш белгече Илүс Зыятдинов сөйләвенчә, хокук бозучыларны видеокүзәтү камералары буенча караячаклар. Алар берничә тукталышта бар, башкаларына урнаштыру дәвам итә. АХ Кодексының 3.5. маддәсе буенча, аларга җәза бирү каралган, штраф салулары мөмкин. Ел башыннан бирле, белдерүләр ябыштырганга, барлыгы 10 беркетмә төзелгән. Нигездә, тукталышларда ябыштыралар, баганаларны да урап үтмиләр, подъезд ишекләре, коймалар да калмый. Административ беркетмәләрнең берсе шушы көннәрдә төзелгән. Белдерүләрне тун сатучылар элгән. Административ комиссия штраф рәвешендә җәза билгеләргә булды. Хокук бозучы килмәде, ул инде башка шәһәргә китеп өлгергән, шуңа күрә карарны почта адресына хат итеп җибәрергә булдылар. 

Хәтерләсәгез, белдерүләрне махсус стендларга гына урнаштырырга мөмкин, алар подъезд алларында һәм кайбер тукталышларда бар. Башка барлык очракларда бу эшчәнлек канунга каршы килә. Хәзер тиешле хезмәтләр бигрәк тә игътибар белән тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев