Алабуга «Туристик шәһәрләр» Бөтенроссия премиясе финалисты булды
Премия финалы 26-28 февральдә Касыймов шәһәрендә узачак.
Алабуга «Туристик шәһәрләр» Бөтенроссия премиясенең «Вакыйгалы туризм шәһәре» номинациясендә финалисты булды. Шул ук категориядә Татарстанны Казан да тәкъдим итә. Номинациядә җиңү өчен илнең 21 төбәгеннән 26 шәһәр көрәшә.
«Туристик шәһәрләр» Бөтенроссия премиясе Region PR агентлыгы тарафыннан Россия туриндустрия берлеге, «Интурмаркет» Халыкара күргәзмәсе һәм милли конгресс-бюро һәм башка бик күпләр ярдәмендә гамәлгә куелган.
Премия финалы 26-28 февральдә Касыймов шәһәрендә узачак. Премиядә катнашуга 70 төбәктән 387 проект гариза биргән. Шорт-листка Россиянең 70 төбәгеннән 293 проект кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев