Алабугада туристлык салымы кертелмәде
Шәһәр әлегә «түләүле» исемлеккә кермәгән.
1 гыйнвардан Казанда һәм республиканың тагын утыз торак пунктында туристлардан акча ала башладылар.
Туристик салым Болгар, Азнакай, Менделеевск, Чистай, Яшел Үзән һәм башка җирлекләрдә кертелгән. Мисалга, 2025 елда Татарстан башкаласында ял итү өчен түләү кунакханәләрдә яшәү бәясенең бер процентын тәшкил итәчәк. Түләү суммасы ел саен артып, 2029 елга 5 процент булачак.
Туристик салым кертү шәһәр территорияләрен карап торуга киткән өстәмә чыгымнарны компенсацияләргә ярдәм итәр дип көтелә.
Әмма Алабугада әлегә мондый яңалыктан баш тартырга карар кылынды. АМР башлыгы Рөстәм Нуриев фикеренчә, башта туристларны җәлеп итү өчен өстәмә шартлар тудырырга, шуннан соң гына мондый җыемны кертергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев