Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучылары өстәл теннисы буенча турнирда көч сынашты

Ярышлар «Танайка» физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды.

8 сентябрь көнне «Танайка» физкультура-сәламәтләндерү комплексында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Алабуга районы Беренчелеге булып узды.

Ярышларда «Адымнар», 2 нче гимназия, 6нчы һәм 8 нче мәктәп, 4 нче гимназия, Танайка, Костенеево, Олы Шүрнәк урта мәктәпләре спортчылары катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 

Егетләр арасында:
1 урын — Брызгалов Георгий;
2 урын — Праздников Тимофей;
3 урын — Шафиков Данис.

Кызлар арасында:
1 урын — Хәйруллина Рената;
2 урын — Солтанова Риана;
3 урын — Әхтәмова Мария.

Спортчылар «Юность» спорт мәктәбе тренерлары Алик Погосян, Александр Немтырев, Анатолий Пупышев һәм Рәмис Нәбиуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев