Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучыларын иҗади конкурста катнашырга чакыралар

Ул 7 февральдән 14 мартка кадәр узачак.

Алабуга укучыларын «Ватан сагында» дигән иҗади конкурста катнашырга чакыралар. Татарстанда 7 февральдән 14 мартка кадәр «Ватан сагында» дигән бишенче Республика балалар иҗаты конкурсы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйге балалар һәм яшүсмерләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Конкурста республика белем бирү оешмаларында белем алучы 7-18 яшьлек укучылар катнаша ала.

Конкурс биш номинация буенча үткәрелә: «Компьютер графикасы» (график редакторда эшкәртелгән открытка-котлау, анимация), «Коллектив эш: «Ватан сагында», «Минем гаиләм геройлары» презентациясе» стенгазеталары, «Театраль иҗат» (монологларның, сәхнә коллективларының, сыйныфларның, төркемнәрнең видеоматериаллары) һәм «Вокал «Ватан сакчыларына дан!» (видео).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев