Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучысы «Умнее всех» тапшыруында катнашты

Азат Гусамовка 12 яшь.

Яшь алабугалы Азат Гусамов «Пятница!» телеканалында «Умнее всех» интеллектуаль шоуның икенче сезонында катнашты. Азат журналист булырга хыяллана һәм газета укырга ярата. Ул төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңүче һәм «Юный врач» конкурсы призеры. Аңа 12 яшь. 

Телеканалда тапшыру кичә 22.00 сәгатьтә күрсәтелде. Азат катлаулы сорауларга лаеклы җавап бирде һәм икенче турдан соң тапшырудан китте. 

Сүз уңаеннан, тапшыруда шулай ук Татарстаннан өч егет катнашты: Казаннан Булат Йосыпов һәм Марк Ревус, Түбән Камадан Давид Сираканян. Булат Йосыпов җиңүче булды. 

Фото: «Умнее всех» телетапшыруының скриншоты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев