Алабуга урамнарын 15 берәмлек техника кардан чистарта
Техника эшеннән тыш, 23 юл эшчесе җәяүлеләр кичүләрен, тукталыш павильоннарын тәртипкә китерә.

Алабугада кичәдән бирле һава торышы начар булу сәбәпле, коммуналь хезмәтләр урамнарны кардан чистарту буенча актив эш алып бара. Төнлә җыештыру эшләрендә 10 берәмлек махсус техника эшләде, ә көндез аларның саны 15 берәмлеккә кадәр арттырылды, дип хәбәр иттеләр «ТР АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе»ндә.
Техника эшеннән тыш, җәяүлеләр кичүләрен, тукталыш павильоннарын һәм юлдан төшү урыннарын 23 юл эшчесе чистарта. Беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнары һәм проспектлары тәртипкә китерелә. Аннары башка урамнар.
Төзекләндерү хезмәте юл кырларында, тукталышларда төнге вакытка автобусларны, йөк машиналарын калдыручыларга мөрәҗәгать итә: болай эшләү күпләргә уңайсызлык тудыра һәм бу транспорт кар чистарту техникасына комачаулый.

Ведомство машина йөртүчеләрне шәһәр хезмәтләренә үз эшләрен башкарырга мөмкинлек бирү өчен мондый практиканы кичекмәстән туктатырга киңш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев