Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урамнарын кардан чистарту эшләренә 13 эшче һәм 19 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән

Ял көннәрендә ява башлаган кар, бүген дә туктап тормый.

Коммуналь хезмәтләр карлы һава торышының нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль. 

Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының территориаль планлаштыру бүлеге башлыгы Илус Зиатдинов сөйләвенчә, беренче чиратта техника үзәк урамнарны чистарта. Эш төнлә дә алып барыла. Төнлә грейдерлар үзәк урамнарны чистартса, көндез кар шәһәрдән читкә чыгарыла, тротуарлар, җәяүлеләр йөри торган урыннар кардан арындырыла. Шәһәр урамнарында 19 берәмлек техника һәм 13 эшче эшли. 

Ишегалларында да карны актив чистарталар. Искәртеп узабыз, ишегалды территорияләрендә карны чистарту һәм җыештыру өчен идарәче компанияләр җаваплы.

Сүз уңаеннан, иртәгә синоптиклар бераз кар явачак дип хәбәр итә. Көндез урыны белән юеш кар явуы ихтимал. Ә чәршәмбе, 20 декабрьдә, карлы яңгыр явуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев