Алабуга үсеше турында диалог
Рөстәм Нуриевның «Эссен Продакшн АГ» хезмәт коллективы белән очрашуы нәтиҗәле узды. Хезмәткәрләр шәһәр инфраструктурасы үсеше белән кызыксындылар һәм үз сорауларын җиткерделәр.

Очрашуда шулай ук шәһәрнең төрле структуралары җитәкчеләре дә катнашты.
«Эссен Продакшн АГ» җәмгыятенең генераль директоры Леонид Барышев үз чыгышында шәһәр администрациясенең шәһәрнең аскы өлешен реконструкцияләү буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте. Коммуналь предприятиеләрнең җайга салынган эше проектны югары темплар белән тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Ленин мәйданындагы тукталышны кире урынына кайтару мәсьәләсе күтәрелде. Район башлыгы аңлатканча, Мәскәү урамыннан тукталышны элеккеге урынына кайтару ике төп сәбәп аркасында мөмкин түгел.
Беренчедән, Нефтьчеләр проспектының бу участогында берьяклы хәрәкәт оештырылган. Икенчедән, төзекләндерү кысаларында бөтен шәһәр буйлап тротуарлар 2-3 метрга кадәр киңәйтелә. Шуның аркасында юлның киңлеге кимеде. Тукталышны элеккеге урында урнаштырган очракта, автобусларга юлда туктап, хәрәкәтне туктатырга яки каршы як полосага чыгарга туры килер иде.

Танайкага кадәр вело-җәяүле юлны төзекләндерү мәсьәләсе актуаль булып чыкты. Халык Танайка шоссесы буйлап тротуар төзелешенең планга кертелү-кертелмәве белән кызыксынды.
АМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр иткәнчә, «Түбән Кама» милли паркы адресына эшләр башкаруга рөхсәт алу турында запрос җибәрелгән. Хәзерге вакытта бу мәсьәләне хәл итү буенча актив эш алып барыла.
Шуның белән бергә Тихая урамында тротуар салу буенча эшләр башланды. Эдуард Гаязетдинов сүзләренчә, эшләрне бу елның октябренә тәмамлау планлаштырылган.
Фигуралы шуу буенча тагын бер тренер эзләү турындагы сорауга АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон хәбәр иткәнчә, Алабугага Казаннан белгеч чакырылган, ул якын арада эшкә керешәчәк.
Район башлыгы шәһәргә төрле спорт дисциплиналары буенча тренерлар җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Муниципалитет үз ягыннан моның өчен шартлар тудыра һәм спорт объектларын тиешле хәлдә тотарга вәгъдә итә.
Предприятие хезмәткәрләренең берсе Алабуганың яхшы якка үзгәрүенә шатлануын белдерде.
— Мин Алабугада тудым һәм яшим, — диде Анна Денисенко, — һәм соңгы елларда шәһәрнең яхшы якка үзгәрүен күрәм. Балалар белән барыр урын бар, бик күп матур парклар, скверлар барлыкка килде. Яңа пляж өчен аерым рәхмәт, без җәй буе гаиләбез һәм дусларыбыз белән шунда ял итәргә бардык. Тарихи кварталларны үзгәртү планнары турында ишеттем, бик көтәбез, анда реконструкция чыннан да кирәк.
Фото: АМР башлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев