Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонт бара

Эшләрне җәй ахырына, Республика көненә төгәлләү планлаштырыла.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауның икенче этабы актив дәвам итә. Барлык дүрт катта да иске конструкцияләрне сүтәләр, яңа элементлар урнаштыру һәм инженерлык челтәрләрен алыштыру эшләре бара. Шулай ук стеналар, тәрәзәләр, ишекләр, мебель һәм медицина җиһазлары яңартыла. Ремонт вакытында барлык бүлекләр вакытлыча роддом бинасына күчте, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

Стационар бинасы моннан 50 ел элек төзелгән, һәм бу вакыт эчендә бары тик бер тапкыр өлешчә капиталь ремонт ясалган. Стационар ел саен 12 меңнән артык алабугалыга хезмәт күрсәтә, ә көндезге стационарда 6 мең 650 кеше дәвалана.

Капиталь ремонт «Стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды, бу максатларга 375 миллион сум акча бүлеп бирелде. Эшләрне җәй ахырына, Республика көненә төгәлләү планлаштырыла.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән соңгы елларда Алабуга үзәк район хастаханәсендә комплекслы ремонт үткәрелә, терапия корпусы һәм йогышлы авырулар бүлеге дә яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев