Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсендә социаль хезмәтләр тупланмасы турында сөйләделәр

Бу елның 1 октяберенә кадәр акча һәм соцпакет арасында сайларга кирәк.

Быелның 1 октябренә кадәр, федераль ташламаларга ия булучылар иҗтимагый хезмәтләр яисә аның урынына акчалата ярдәм аласылармы, шуны сайларга кирәк. 

Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблар комиссиясе рәисе, көндезге стационар бүлеге мөдире Ләйсән Яркаева социаль пакет сайлаучы кеше ниләр аласын сөйләде. 

«Сәламәтлеге начарланып китеп, озак дәваларга туры килгән очракта, еш кына ай саен бирелә торган акча җитми. Кайбер препаратлар кыйммәт, күбесенең аларны сатып алыр мөмкинлеге юк. Бигрәк тә шеш авырулары, шикәр чире яисә астма булганда. Андый дарулар махсус исемлеккә кертелгән һәм дәүләт тарафыннан социаль хезмәтләр белән бергә бушлай бирелә», — дип аңлата Ләйсән Роберт кызы. 

Дару препаратларыннан башка, «соцпакет» дигәненә бушлай дәвалау һәм кыйммәт торган операцияләр дә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев