Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсендә вакытлыча сайлау пункты эшли башлады

Ул стационар дәваланудагы пациентлар өчен булдырылды.

Үзәк район хастаханәсенең сайлау комиссиясе рәисе Ольга Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, ябык сайлау участоклары үзәк хастаханәләрдә, аэропортларда һәм тимер юл вокзалларында ачыла. Мондый участокларда тавыш бирү бер көн уза.

— Үзәк район хастаханәсендә ябык сайлау участогы беренче чиратта йөри алмаган пациентлар өчен исәпләнгән. Без, һәркем мөһим сәяси вакыйга булган сайлауларда катнаша алсын өчен, палаталарда күчереп йөртелә торган урна белән йөрибез, — ди Ольга Әхмәдуллина.

Ябык сайлау участогында да, гадәттәгечә, барлык кагыйдәләр үтәлә. Пациентлар, бюллетеньне урнага төшереп, чит кешеләр катнашыннан башка тавыш бирәләр. Игътибар итегез, йөри торган пациентлар өчен хастаханәдә тавыш бирү кабинасы һәм урна урнаштырылган.

— Мин ел саен тавыш бирәм, ләкин больницада беренче тапкыр. Мин кулымны җәрәхәтләдем һәм дәваланырга мәҗбүр булдым, тавыш бирә алмам дип борчылдым, ә монда сайлау пункты оештырдылар, бу бик сөендерә, — дип уртаклашты хастаханә пациенты Әсхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев