Алабуга үзәк район хастаханәсендә вакытлыча стационар бүлекчәләренең урнашуы үзгәрде
Алабуга үзәк район хастаханәсе администрациясе вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары! Стационар бинасына капиталь ремонт ясалу сәбәпле, сезнең игътибарыгызны бүлекләрнең урнашуы вакытлыча үзгәрүгә юнәлтәбез:
- Кабул итү бүлеге — бала тудыру йорты бинасының 1нче катында
- Реанимация бүлеге — 2нче кат
- Травматология бүлеге — 3нче кат
- Хирургия бүлеге — 5нче кат
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә әлеге мәгълүматны исәпкә алуны сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев