Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга волонтерлары «Георгий тасмасы» акциясен уздырды

«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе ел саен бөтен ил буенча уза.

9 Май алдыннан Алабуга волонтерлары шәһәр урамнарында «Георгий тасмасы» акциясен уздырды.

«Без бергә» гуманитар штабы һәм «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников сөйләвенчә, «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе ел саен бөтен ил буенча уза.

— Волонтерлар халыкка Бөек Ватан сугышында Җиңү символы булган Георгий тасмасын тапшыра. Бүгенге көндә генә дә без мең тасма таратырга җыенабыз, — ди Роман.

Шуның белән бергә волонтерлар алабугалыларга махсус буклетлар тапшыра, аларда тасманы ничек дөрес тагарга кирәклеге турында мәгълүмат күрсәтелгән.

— Егетләр һәм кызлар кешеләргә хәтер символын йөртү өчен иң яхшы урынның йөрәк түрендә икәнлеген аңлата. Бозылган, ертылган Георгий тасмасын тагып йөрергә ярамый, аны теләсә кая ташламаска, мөмкинлек булса, яндырырга кирәк. Шулай ук тасманы чәч резинкасы сыйфатында, билбауга яки сумкага тагып, телефонда яки автомобильдә йөртү тыела. Җиңү символын дөрес йөртмәгән, шул рәвешле аңа хөрмәтсезлек күрсәткән кешене җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, — дип билгеләп үтә Роман Епанешников.

Безнең шәһәрдә «Георгий тасмасы» акциясе Җиңү көненә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм көнендә Хәтер мәйданында волонтерлар шулай ук алабугалыларга тасмалар таратачак. Акция 9 майда тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев