Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга волонтерлары һәм коткаручылары кышкы каникуллар алдыннан балалар өчен лекция үткәрде

Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәләре хезмәткәрләре һәм югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү Милли үзәге волонтерлары бу чараны 1 нче гимназиядә оештырды — алар мәктәп укучыларына төрле шартларда: янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыккан вакытта, шулай ук суда, бозда, табигатьтә, шәһәрдә, җәмәгать урыннарында, транспортта, көнкүрештә, шулай ук Интернет челтәреннән файдаланганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

ТР Милли үзәгенең бүлек җитәкчесе Альбина Сәгыйрова балаларга эзләү төркеме волонтерларының эше һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында саклык чаралары турында сөйләде. Ул шулай ук укучыларга куркыныч ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген искәртте.

— Балалар, исегездә тотыгыз: бервакытта да чит кешеләр белән сөйләшергә ярамый. Әгәр таныш булмаган кеше сезнең яннан китмичә, сөйләштерүен дәвам итсә, үтеп баручыларга мөрәҗәгать итегез. Якын-тирәдә коляскалы хатын-кыз күрсәгез, аның янына бару яхшырак. Әгәр дә яныгызда беркем дә юк икән, «Коткарыгыз, ярдәм итегез!» дип кычкыруга караганда, «Пожар!» дип кычкырсагыз, сезгә тизрәк игътибар итәчәкләр, — дип сөйләде балаларга Альбина Сәгыйрова.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Евгений Шумилов үз чыгышында укучыларны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кулланган коткару җиһазлары белән таныштырды һәм балаларга кышкы вакытта аеруча куркыныч булган урыннар турында хәбәр итте. Шулай ук МЧС хезмәткәрләре балаларга янгын чыкканда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

— Кадерле балалар, сез — безнең киләчәгебез, шуңа күрә үзегезне сакларга тиешсез. Яңа ел бәйрәмнәрендә аеруча сак булырга кирәк. Гади гирлянда да янгынга китерергә мөмкин. Шуңа күрә сез һәрвакыт янгын сүндерү хезмәте телефоннарын истә тотарга тиешсез — 01, 101, 112, — дип билгеләп үтте Евгений Шумилов.

Шулай ук лекторлар балаларның сорауларына җавап бирде. Укучыларның берсе нинди яшьтән волонтер-эзләүче булырга мөмкин икәнлеге белән кызыксындырды.

— Волонтерларга 16 яшьтән ярдәм күрсәтергә, ә эзләү эшчәнлегендә 18 яшьтән катнашырга мөмкин, — дип аңлатты Альбина Сәгыйрова.

Моннан тыш, чарада «Коткаручылар һәм волонтерлар эше» темасына иң яхшы рәсем конкурсы игълан ителде, аның нәтиҗәләре буенча яшь рәссамнарның иң яхшы эшләре сайлап алыначак. Бәйгедә җиңүчегә үз эшен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе һәм Милли үзәкнең социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә бастырып чыгару хокукы биреләчәк, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылачак.

Лекция ахырында 1 нче гимназия директоры Гүзәл Әсләмова Альбина Сәгыйрова һәм Евгений Шумиловка рәхмәт хатлары тапшырды.

— Мондый чаралар һәм класс сәгатьләре бездә бик еш уза. Ләкин нәкъ менә бүген, каникуллар алдыннан, сезнең укучыларыбыз алдында чыгыш ясарга вакыт табуыгызга бик шатмын. Бу мәгълүмат балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә файдалы. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә кешеләрне эзләү буенча эш алып барган волонтерларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алардан күптән көтелгән: «Табылды, исән» дигән сүзләрне ишетүгә ни җитә. Мин һәр эзләнүнең шулай тәмамлануын телим. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә зур рәхмәт, — диде Гүзәл Әсләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев