Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга волонтерлары Кара диңгез яр буен мазуттан чистарту эшендә катнашкан

Волонтерлар шушы көннәрдә Краснодар краеның Витязево бистәсеннән кайтты.

Айгөл Гайфуллина Кара диңгез яр буен мазуттан чистарту эшендә катнашырга була һәм социаль челтәрләрдә иреклеләрне җыю эшенә керешә. Барырга теләк белдерүчеләр күп булса да, һәлакәт урынына машина белән барганлыктан, теләгән кешеләрнең барысын да ала алмыйлар. Нәтиҗәдә, Айгөл белән бергә Кара диңгездәге экологик һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен Алабуга, Казан, Уфадан җиде кеше юлга чыга. Айгөл үзе руль артына утырып, өч көн буе волонтерлар сафында була.

Исегезгә төшерәбез, Яңа елга ике атна кала Кара диңгездә 9000 тоннадан артык мазут ташыган ике танкер бата. Диңгезгә агып чыккан нефть продуктыннан кошлар, дельфиннар, пляж территориясе һәм, әлбәттә, диңгезнең үзенә дә зур зыян килә. 

«Эссен Продакшн» АГ генераль директоры Леонид Барышевның тормыш иптәше Айгөл Гайфуллина 20 елдан артык хәйрия һәм ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнә. Ул безнең хәбәрчегә һәлакәт урынында волонтерларның нинди ярдәм күрсәтүе турында сөйләде. Бәла-каза масштабын үз күзләре белән күргән Айгөл Гайфуллина белән әңгәмәне «Новая Кама»ның 17 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев