Алабуга волонтерлары: Ольга Әхмәдуллина
Ольга Владимировна — максатчан кеше, үз юлындагы киртәләрне ул сизми дә диярлек. Ә ирешелгән һәм әле билгеләнгән максатлары аның тагын бер гомергә җитәрлек. Юлында очраган авырлыклар бу чибәр елмаючан хатын-кызны һич тә куркытмыйлар.
Ольга Әхмәдуллинаның тормышы вакыйгаларга бай, ә үзе ул искиткеч күпкырлы шәхес, аның эш урыныннан бирелгән характеристикасы да төрле өлкәләрдәге казанышлар, бүләкләр һәм исемнәр саналган бер зур Рәхмәт хатын хәтерләтә.
Ольга ханым 31 ел буена Алабуга үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ул яшь хезмәттәшләре өчен тәҗрибәле остаз, Алабуга медицина училищесы студентларының яраткан укытучысы, профсоюзның һәм хастаханә ветераннары Советының актив әгъзасы, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре коллективын үз тирәсенә берләштергән шәхес. Өстәвенә ул конференцияләрдә һәм медицина советларында докладлар белән чыгыш ясый, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын оештыруда катнаша, күп еллар дәвамында участок сайлау комиссиясендә рәислек итә.
Ольга Владимировнаның активлыгы хастаханә диварлары белән генә чикләнми. 2018 елда ул территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе итеп сайланган. Ул халык өчен төрледән-төрле чаралар авторы, алып баручысына әверелгән.
— Беләсезме, мин Яңа ел бәйрәменә өлкән яшьтәге кешеләр өчен нәрсә уйлап таптым? Мин аларга Кыш бабайдан кечкенә бүләкләр салынган хатлар алып килдем. Алар ниндидер могҗиза алган кебек сөенделәр, алар миңа Яңа ел шигырьләрен укыдылар! — дип сөйли Ольга.
Кешеләргә ярдәм итә, аларга бәхет китерә алуы алабугалы өчен үзе бер зур сөенеч. «Яхшылык меңе белән кире кайта», ди ул.
2020 елда Ольга Әхмәдуллина җитәкләгән ТИҮ «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика бәйгесендә җиңү яулады. Бу җиңү Алабуга районына 470 мең сум күләмендә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Әлеге суммага Спас соборы янында кече архитектура формалары сатып алына һәм урнаштырыла.
Ольга белән әңгәмә алып бару күңелле һәм җиңел. Фикердәшләренең реаль эшләре турында елмаеп сөйләгәндә, аңа берни дә уйлап чыгарырга кирәкми, сүзләр аның йөрәгеннән чыга. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә волонтерлык ярдәме турында сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмый ул:
— Безнең тормыш гаять үзгәрүчән. Кайчандыр волонтерлык эшчәнлеге астында без агач утыртуны, шәһәр территорияләрен җыештыруны, янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итүне күздә тота идек. Ә хәзер барысы да үзгәрде. Хәзер шәһәрдә берничә ирекле оешма эшли. Алар арасында шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан «Благомир» волонтерлары даими рәвештә хәрбиләр өчен маскчелтәрләр үрәләр, җылы оекбашлар һәм перчаткалар бәйлиләр, шәмнәр ясыйлар, азык-төлек җыялар. Озак еллар волонтер булсам да, безнең тыныч заманда мондый ярдәм күрсәтергә туры киләчәк, дип уйламаган идем.
Ольга Әхмәдуллина Спас соборы каршындагы якшәмбе мәктәбенә дә ярдәм итә. Андагы балалар беренчеләрдән булып солдатларга хатлар җибәрә башлый. Бу инициативаны бөтен шәһәр эләктереп ала. Хатларны өлкән буын, сугыш чоры балалары да яза.
Статистика буенча, Россиядә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче халыкның проценты югары түгел. Кешеләр хәзер күбрәк акча, байлык, милек турында кайгырта. Ә бушлай хезмәт күпләр, бигрәк тә яшь буын тарафыннан нонсенс, ниндидер табигый булмаган әйбер буларак кабул ителә. Ольга өчен бу бик кызганыч күренеш.
— Хәзер без барыбыз да рухи ачлык кичерәбез. Элек без бер-беребезгә кунакка йөри идек. Бездә «психологка йөрү» төшенчәсе юк иде, без бер-беребез белән уртаклашып, өлкән буын киңәшләренә колак салып үстек. Гаилә өстәле артында көнүзәк проблемалар хәл ителә иде. Бу безнең рухи байлыгыбыз булды. Хәзер, кызганычка, бу сирәк күренеш.
Ләкин волонтерлык хәрәкәте бу кыйммәтләрне бөтенләй югалтырга ирек бирми. Ольга Әхмәдуллина ярдәм сорап килгән кешеләрнең үтенечләрен шәһәр хакимиятенә тапшыра, чөнки алар еш кына кая мөрәҗәгать итәргә икәнен дә белми.
— Кешеләрнең үтенечләрен мин администрациягә тапшырам. Безнең шәһәр җитәкчелеге ярдәмчел һәм әңгәмәгә ачык булуы белән аерылып тора. Мәсәлән, яңа светофор урнаштыру, шәһәрнең аскы өлешендә кибет ачу кебек эшләр эшләнде, — дип тыйнак кына өсти Ольга Владимировна.
Ольганың волонтерлык белән шөгыльләнүенә тормыш иптәше һәм якыннары уңай мөнәсәбәттә.
Алабугалы сәламәт тормыш рәвеше тарафдары, үз карамагындагы кешеләрне дә ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә чакыра.
— Өйдә утырмагыз, урамга чыгыгыз, кешеләр белән аралашыгыз. Безгә, Спас урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан «Благомир» үзәгенә килегез. Сезне анда һәрвакыт искиткеч Любовь Александровна каршы алачак.
2022 елда Ольга Владимировна «Ел хатын-кызы» исемен яулады һәм бу тулысынча лаеклы. Тышкы кыяфәте зәвыклы, эчке дөньясы матур, киң һәм күпкырлы аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев