Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре янгын хәбәриткечләре урнаштыру мөһимлеген аңлатты

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенә гражданнардан үз торак бүлмәләрендә янгыннарга каршы саклау чараларын урнаштыруга таләпләрне аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итүләре арта.

Янгынга каршы саклау системаларының төп бурычы хәбәриткечләр ярдәмендә янгын учагын табу булып торганга, янгыннарны башында ук мөмкин кадәр аз зыян белән сүндерергә мөмкинлек бар. 

— 2003 елдан күпфатирлы торак йортлардагы бүлмәләр куллануга тапшырылганда ук автоном янгын хәбәриткечләр куела. Әлеге хәбәриткечләр бизәк өчен түгел, алар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чарасы. Кайвакытта гражданнар аларны бүлмә күренешен боза дип яисә гадәти 9 вольтлы аккумулятор батареясы көчсезләнгәндә хәбәриткеч тавыш бирсә, аны алып ташлыйлар, югыйсә кеше гомере кыйммәтрәк, — ди Алабуга районында ТР Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Айрат Хәбибуллин. 

Безнең районда, Башкарма комитет булышлыгы белән, күп балалы гаиләләр, ялгыз торучы картлар, инвалидлар яшәгән урыннарда автоном янгын хәбәриткечләре урнаштырыла.

Күзәтү эшчәнлеге бүлеге кисәтүенчә, кешеләрнең торагы һәм милеге саклану, ә иң мөһиме — тормыш иминлеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җитди карашка бәйле. Үзегезне һәм якыннарыгызны янгын афәтеннән саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев