Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк хастаханәсенең компьютер томографында 8287 тикшерү үткәрелгән

Көн саен компьютер томографында 50дән артык пациент тикшерү уза.

Узган елның августыннан башлап Алабуга район үзәк хастаханәсенең компьютер томографында 8287 тикшерү уздырылган.

Көн саен компьютер томографында планлы һәм ашыгыч килүче 50дән артык пациентның эчке органнары тикшерелә.

РКТ кабинетына дүрт район беркетелгән: Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе һәм Менделеевск. 

Диагностика табиб күрсәтмәләре һәм юнәлеше булганда ОМС полисы буенча үткәрелә. Ашыгыч һәм кичектергесез халәтләр, кан тамырлары системасы һәм йөрәк авырулары, умыртка баганасы, буыннар һәм сөяк тукымалары белән проблемалар, җенси һәм сидек бүлү системалары авырулары, баш мие-баш җәрәхәте, туберкулез һәм пневмония, күкрәк читлеге һәм сулыш органнары авырулары һәм патологияләре, онкологик процесслар РКТ үткәрү өчен күрсәтмә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев