Алабугада 1 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кеше COVID-19 белән авырган.
Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 16, Чаллыда — 10, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.
18 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 029 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 597 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 447 289 кешегә прививка ясалган. Шулардан 326 874 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев