Алабугада 100гә якын миллионер яши
Салым хезмәткәрләре 2012 елның декларацион кампаниясенә нәтиҗә ясады.
Салым хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Алабугада 100гә якын миллионер яши. Өстәвенә, 7 миллионерның еллык табышы 10 миллион сумнан артып китә.
Салым хезмәте биргән мәгълүмат буенча, узган елда 7 меңгә якын алабугалы салымнарын түләп, "тыныч йоклады". 1 гыйнварда старт алган декларация кампаниясе, беренче чиратта, 2012 ел керемнәрен теркәмәгән кешеләргә кагыла. Бу - шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар һәм күчемсез милек сатудан керем алучы кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев