Алабугада 13 йорт ишегалдын төзекләндерәчәкләр
Алабуга районында быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән төзекләндерү буенча масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә.
Программа кысаларында быел комплекслы рәвештә 13 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк: Бехтерево авылында бер ишегалды һәм Алабуга шәһәрендә унике ишегалды: Гусев урамы, 25; Тойминская урамы, 18 һәм 21а; Матросов урамы, 3, 5, 7, 9, 11, 13; Татарстанның 10 еллыгы урамы, 11 һәм 24а; Мәскәү урамы, 48; Свердлов урамы, 93б.
Республика бюджетыннан финанслауның гомуми күләме 37,9 миллион сум тәшкил итә. Бу акчалар төзекләндерүнең төп юнәлешләренә бүленә:
- 30,4 миллион сум — яңа юл өслеге, тротуарлар һәм машина кую урыннарын оештыру.
- 3,7 миллион сум — өстәмә багана һәм заманча яктырткычлар урнаштыруны үз эченә алган урам яктырткычларын модернизацияләү.
- 3,7 миллион сум — кече архитектура формалары: балалар һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар һәм кер киптерү җайланмалары сатып алу һәм монтажлау.
«Программада катнашучы йортларда яшәүчеләр белән төзекләндерү проектлары һәм кирәкле җиһазлар исемлеге буенча алдан фикер алышынды һәм килештерелде. Бу һәр ишегалдының реаль ихтыяҗларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Җитәкче сүзләренчә, башта планга кертелгән йортларның берсе авария хәлендә дип табылган. Аны ремонтлау башка адреслы программа кысаларында башкарылачак.
Фотода: Таҗи Гыйззәт урамындагы 28-30 йортның ишегалды 2025 елда ремонтланган. / АМР башлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев