Алабугада 131 яшүсмергә коронавируска каршы прививка ясалган
Яшүсмерләргә вакцинацияне «Спутник М» препараты белән үткәрәләр.
Алабугада коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Шулай итеп, үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, 47 844 алабугалы прививка ясаткан.
18 яшькә кадәрге затларны вакциналаштыруга килгәндә, беренче компонентны — 131 кеше, икенчесен — 87 кеше ясаткан.
Яшүсмерләр арасында вакцинацияне узган елның ноябрендә теркәлгән «Спутник М» препараты белән үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев