Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 14 йортның ишегалдын төзекләндерәләр

Эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча алып барыла.

«Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында Алабугада 14 йортны реконструкциялиләр.

Хәзерге вакытта юл эшләре 81 процентка, яктыртуны төзекләндерү — 80 процентка, кече архитектура формаларын урнаштыру — 60 процентка башкарылган, дип хәбәр итте Андрей Томилин.

Ун ишегалды территориясендә юл эшләре тәмамланган, ә өч ишегалдында әле дә дәвам итә. Ун ишегалдында әлегә уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру буенча эшләр башкарылмаган: Нечаев урамындагы 5нче йорт, Гассар урамындагы 20а йортында һәм Төзүчеләр урамындагы 3нче йортта.
Өч ишегалдында зур габаритлы чүп-чар җыю мәйданчыкларын бетонлаштырасы кала: Әйләнеч шоссе урамындагы 35, 37 һәм Разведчиклар урамындагы 54 нче йорт ишегалдында. Ун ишегалдында туфрак алып кайту һәм аны тарату планлаштырыла.

Ресурслар белән тәэмин итүче оешма планлы рәвештә челтәрләрен алыштырганлыктан, Тынычлык проспекты, 34 нче йорт, Болгар урамы, 2 нче йорт, Чулман урамы, 1 нче йорт ишегалларында эшләр соңрак башланды.

— Материаллар бар, вакытында китерәләр. Планлаштырылган срокларда кече архитектура формалары урнаштырыла. Эскәмияләр һәм урналар куялар, — дип хәбәр итте Андрей Томилин.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, сүтелгән утыргычлар урынына быел 80 яңа эскәмия һәм урна урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев