Алабугада 150дән артык яңа парковка урыны булдырылачак
Шәһәр халкына һәм кунакларына уңайлы булсын өчен Алабугада муниципаль парковкалар төзү планлаштырыла. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева хәбәр итте.

Ике парковка Нефтьчеләр проспектындагы 37 нче кибет янында булачак, шәһәрнең аскы өлешендәге «Шишкин» кунакханәсе артында (бу урында парковка бар инде, иске койма сүтеләчәк, территория ачык булачак) һәм Шишкин урамында, рәссам И. И. Шишкин һәйкәле янында (бу урында парковка кирәк, чөнки Шишкин буалары — шәһәр халкының һәм кунакларның яраткан ял итү урыны, хәзер машиналар юл буенда туктала, бу башка автомобильчеләр һәм туристик автобуслар өчен хәрәкәтне кыенлаштыра). Автомобильләр өчен барлыгы 150дән артык урын барлыкка киләчәк.
Парковкалар ике сәгать дәвамында бушлай була, аннары машина кую урыны өчен түләргә ирәк булачак, башта — сәгатенә 50 сум. Бу якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр муниципаль парковкаларны шәхси итеп кулланмасын, машиналарын төнгә, ял көннәренә калдырмасын өчен эшләнә. Бу очракта автостоянкаларга хезмәт күрсәтүдә дә кыенлыклар барлыкка киләчәк.
Парковкалар автоматик режимда, тәүлек буе эшләр дип көтелә. Кергән урында куелган шлагбаумнар бу урыннардан файдалануны контрольдә тотуны тәэмин итәчәк. Парковка өчен Чаллы сәүдә үзәкләрендә кулланыла торганга охшаш уңайлы система аша түләргә мөмкин булачак.
− Түләүле парковкалар кертү юл ситуациясен яхшыртуга, киңлекләрдән нәтиҗәлерәк файдалануга һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән, — дип ассызыклады Эльмира Әхмәдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев