Алабугада 17-18 февральдә «Кунакчыл Алабуга» исемле беренче ГастроФорум узачак
ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышланган.
17-18 февральдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык проспекты, 77) «Кунакчыл Алабуга» исемле беренче ГастроФорум була.
ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышланган. «Кунакчыл Алабуга» спикерлары — Россиянең кунакчыллык индустриясе экспертлары форумда катнашучылар белән кече шәһәрләрдә гастрономия һәм туристлык проектлары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Өч юнәлешкә аерым игътибар бирү планлаштырыла: туристларны һәм җирле кунакларны җәлеп итү технологияләренә, коммуникация стратегиясен эшләүгә һәм корпоратив мәдәниятне үстерүгә.
«Кунакчыл Алабуга»да катнашырга ресторан һәм отель бизнесы хуҗаларын һәм идарәчеләрен, шеф-поварларны, гастрономик, туристик, вакыйгалы чараларны оештыручыларны чакырабыз.
Алабуганы тагын да матуррак итик!
Гастрофорумда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев