Алабугада 2 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 9, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 5, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 22, Чаллыда — 7, Әлмәт һәм Менделеевск районнарында — 3шәр, Актаныш, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында — 2шәр, Кайбыч һәм Тәтештә берешәр кеше йоктырган.
15 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 733 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 354 кеше савыккан, узган тәүлектә — 11 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 103 815 кешегә прививка ясалган.
Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев