Алабугада 2 яшьлек бала 4нче каттан егылып төшкән
Алабугада 2 яшьлек бала йортның 4нче катыннан егылып төшкән. Ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән.
Әни кеше, кибеткә чыккан арада, сабыйны 5 һәм 7 яшьлек уллары белән өйдә калдыра. Бәхеткә, бала исән кала. Табиблар әйтүенчә, малай җиргә егылып төшкән, аның үпкәләренә бик каты зыян килгән.
Хәзерге вакытта ул әнисе белән - Балалар республика клиник хастаханәсендә. Баланың ата- анасын ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев