Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2025 елда кайнар суны сүндерү сроклары үзгәрде

Суны июньдә сүндерәчәкләр.

Быел Алабугада гидравлик сынаулар кысаларында ел саен кайнар суны бетерү даталары күчерелде. Шәһәрдә кайнар су 16-29 июньдә булмаячак. Бу — Интернациональная урамында газүткәргечне алыштыру эшләре белән бәйле.

«Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ директоры Алексей Кисмяков срокларны күчерү халыкка китереләчәк уңайсызлыкларны киметергә ярдәм итәчәк, дип аңлата. Ягъни, әгәр гидравлик сынаулар гадәттәгечә майда үткәрелсә, ә аннары июньдә газүткәргечне ремонтлау аркасында котелны сүндерсәләр, шәһәр халкы ике тапкыр кайнар сусыз калыр иде. Шуңа күрә бу процессларны берләштерү турында карар кабул ителде, дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев