Алабугада 2026 елда өч мәктәп ремонтланачак һәм 220 урынлык яңа балалар бакчасы төзеләчәк
Балалар бакчасын төзү өчен республика бюджетыннан 530 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
2026 елда Алабугада федераль, республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына мәгариф инфраструктурасын яңарту буенча масштаблы проект гамәлгә ашырылачак. Төп планнарга өч гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлау һәм яңа балалар бакчасы төзү керә.
Шәһәрнең 1 нче урта мәктәбен, 10 нчы лицейны һәм Бехтерево авылындагы мәктәпне ремонтлауга 340 миллион сумнан артык акча тотылачак. Шәһәрнең тарихи өлешендә 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы пәйда булачак. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 530 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Алабуга районында 1 нче гимназия, Иске Куклюк мәктәбе, Иске Юраш мәктәбе һәм Поспелово авылында балалар бакчасы яңартылган иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев