Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2026 елда җылылык челтәрләрен яңартуга 216 миллион сум юнәлтелә

Алабуга коммуналь инфраструктурасының төп объектларын планлы модернизация көтә.

Быелгы перспективалар турында «Елабужское ПТС» җәмгыятенең башкарма директоры — баш инженеры Алексей Кисмяков сөйләде.

2026 елга «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» (КИМ) дип аталган республика программасы кысаларында масштаблы эшләр планлаштырылган. Программа буенча финанслауның беренчел күләме 106 миллион сум тәшкил итә, бу акчаларга 2,4 километр җылылык челтәрен алыштыру планлаштырыла. Әмма район җитәкчелеге белән берлектә бу планга өстәмә объектларны кертү буенча эш алып барыла, яңа чараларны исәпкә алып, инвестицияләрнең гомуми суммасы 216 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин.

Кайда һәм нәрсәне үзгәртәчәкләр?

  • Т. Гыйззәт урамы: Үзәк стадионнан Әйләнеч шоссе урамына кадәр җир өсте торбаүткәргечен җир астына күчерү дәвам итәчәк.
  • Шәһәрнең аскы өлеше (14нче балалар бакчасы районы): 14нче балалар бакчасы котельныеннан алып Тугаров урамы, 22а һәм 24нче йортларга кадәр иске челтәрләрне алыштыру. Бу участокта квартал эчендәге челтәрләр авария хәлендә.
  • Яшьләр урамы: ремонт фонды кысаларында 284 метр озынлыктагы участокны күчерү һәм алыштыру планлаштырыла. Яңа трасса өйләргә якынрак салыначак, бу челтәрләрнең озынлыгын һәм төзекләндерү эшләре күләмен кыскартачак.
  • Мәрҗани урамы: 20 нче йорт янында җылылык челтәренең җир өсте участогын (300 м) җир астына салу планлаштырыла.

КИМ кысаларында перспектив проектлар
Өч эре проект «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасына кертүгә килештерү стадиясендә:

  • «Тугаров» котельныеннан җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау (2025 ел эшләрен дәвам итү).
  • Ике котельный объектларын бер төенгә берләштереп, «ЕГПУ» котельныеннан челтәрләрне реконструкцияләү. Проект җир өстендәге барлык челтәрләрне тулысынча җир астындагыларга алыштыруны һәм күчерүне күздә тота.
  • Тарловка бистәсендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев