Алабугада 26 берәмлек техника кар белән көрәшәчәк
Быел кар һәм бозларга каршы көрәшкә 26 берәмлек кар җыю техникасыннан торган автопарк чыгарылачак.

«ТР АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» директоры Рәфикъ Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, предприятие кышкы чорда эшләүгә тулысынча әзер. Аның карамагында барлык кирәкле техника: өч автогрейдер, биш катнаш юл машинасы (КДМ), сигез трактор, фронталь төягеч һәм ике төягеч-экскаватор бар. Быел паркны яңартуга игътибар бирелде — «Камаз-самосвал» базасында яңа коммуналь-юл машинасы сатып алынды.
«Бүгенге көнгә юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 1000 тонна ком әзерләнде. Моннан тыш, бозлавыкка каршы 200 тонна реагент һәм 200 тонна тоз сатып алу планлаштырыла», — дип сөйләде Рәфыйк Зәйнуллин.
Тикшерү барышында кайбер машиналарның техник җитешсезлекләре ачыкланды, әмма, идарәдә ассызыклаганча, аларның барысы да оператив рәвештә бетереләчәк. Персонал җитмәү — күпкә җитдирәк проблема. Район башлыгы Рөстәм Нуриев предприятие җитәкчелегенә кадрлар мәсьәләсен хәл итү эшен активлаштырырга кушты.
«Урамнарны җыештыру сыйфатлы һәм вакытында булырга тиеш, әмма шул ук вакытта аның шәһәр милкенә зыян китермәве мөһим. Кече архитектура формаларына, агач-куакларга һәм бордюрларга сак карарга кирәк», — дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Нуриев.
Район башлыгы һәм коммуналь хезмәткәрләр алабугалыларга парковка кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аерым искәрттеләр. Көчле кар яуган вакытта юл читендә калдырылган машиналар кар җыю техникасының йөрүенә һәм маневрлар ясавына комачауларга тиеш түгел. Ә комачаулый икән инде — транспорт махсус штрафстоянкага эвакуацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев