Алабугада 3 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 279 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 279 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 51е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 50 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 89 кеше йоктырган. Чаллыда — 24, Түбән Камада — 11, Алабугада 3 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 32 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
28 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 136 428 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев