Алабугада 350 яшүсмерне эшкә урнаштырачаклар
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә июнь аеннан августка кадәр 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 350ләп укучыны эшкә урнаштыру оештырылачак.
Алар мәгариф идарәсе, «Эссен Продакшн АГ», Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге, төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, «АлАЗ», «Алабуга Сөте» хезмәт бригадаларында эшләячәкләр.
− Беренче чиратта социаль куркыныч хәлдә булган һәм КДНда исәптә торучы гаиләләрдәге балаларга эш тәкъдим ителәчәк, хәрби хезмәткәрләрнең — МХОда катнашучыларның балаларын эшкә урнаштыру аерым игътибарга алыначак, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.
Ул шулай ук вакытлыча эшкә урнашканда яшүсмер белән эш бирүче арасында ашыгыч хезмәт килешүләре төзелүен искәртте.
Хезмәт хакы эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән түбән булмаган фактта эшләнгән вакыт исәбеннән исәпләнә. Өстәмә рәвештә мәшгульлек үзәге аша тулы календарь айга 2 650 сум исәбеннән матди ярдәм күрсәтелә.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә, каникул вакытында 14 яшьлек яшүсмерләр көненә 4 сәгатьтән, 15 яшьлек яшүсмерләр 5 сәгатьтән артык мәшгуль була алмый. 16 яшьтән олыраклар 7 сәгатькә кадәр эшли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев