Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 39 йортның ишегалдын төзекләндерәчәкләр

Эшләр киләсе елда башкарылачак.


 

Алабугада йорт ишегалларының 39ын киләсе елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәчәкләр.

Шуларның 33е буенча проектлар эшләнгән инде. Шушы елның 15 декабренә кадәр, йорт башлыклары очрашып, эш төрләрен килештерә. ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин сөйләвенчә, ишегалларында уен, спорт, кече архитектура элементлары куелачак.

Урам утлары төзекләндереләчәк, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар ясалачак, юллар киңәйтеләчәк, тротуарларны ремонтлап яисә яңаларын салып куячаклар, машина кую урыннары булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев