Алабугада 400дән артык белгеч «Алабуга-Skills» конкурсында катнаша
Алар Татарстанның 23 районыннан, Санкт-Петербургтан, Ульяновск, Самара һәм Пенза өлкәләреннән, Удмуртиядән, Башкортостан һәм Марий Элдан килгән.
«Алабуга-Skills» IV Республика һөнәри осталык конкурсының төп идеясе — эшче һөнәрләренең абруен күрсәтү, яшьләрдә сайланган һөнәрләренә кызыксыну уяту һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау.
Быел чемпионатта 130 предприятиедән 400дән артык белгеч катнаша. Алар Татарстанның 23 районыннан, Санкт-Петербургтан, Ульяновск, Самара һәм Пенза өлкәләреннән, Удмуртиядән, Башкортостан һәм Марий Элдан килгән.
Залда булган конкурсантларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Игорь Демьяненко, Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова сәламләде.
Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, бүген илнең икътисады һәм оборона сәләте белгечләрнең профессиональлегенә бәйле. Аның сүзләренчә, 2019 елда чемпионатны оештыруга аны «Татнефть» компаниясе тәҗрибәсе илһамландырган. Билгеле булганча, оешма күп еллар дәвамында һөнәри осталык конкурслары үткәрә. Хәзер ярышларда нефть тармагы хезмәткәрләре белән беррәттән сәнәгатьнең төрле юнәлеш вәкилләре дә катнаша.
— Конкурс үзен эшче һөнәрләренең барлык күнекмәләре күрсәтелә торган җитди, куәтле мәйданчык итеп күрсәтте. Ул тәҗрибә уртаклашырга, профессиональлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Предприятие җитәкчесе буларак, конкурсантлардан яңа идеяләр, тәкъдимнәр көтәм, — диде Игорь Демьяненко.
Конкурс 8 февральгә кадәр дәвам итә. Ул Алабуга политехник көллияте, «Алабуга» махсус икътисади зонасының «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге, «МТЗ-Татарстан» сәүдә-сәнәгать комплексы, «Прогресс» автомәктәбе мәйданчыкларында оештырыла. Катнашучылар 23 номинация буенча осталыкта ярыша. Җиңүчеләргә 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк биреләчәк.
Конкурсны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Катнашучылар һәм җиңүчеләр турында тулырак газетаның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев