Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 4нче чакырылыш районы Советының 22нче сессиясе булды

Көн тәртибендә каралганча, депутатлар 2021 елга һәм 2022-2023 еллар планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү турында сорау буенча да тавыш бирделәр. 

Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова сөйләвенә караганда, 2021 елда бюджетның керем өлеше үсәчәк һәм 2 миллиард 426 миллион сумнан артып китәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, бюджетның чыгым өлеше дә үзгәрәчәк. Ул 47 миллион сумга артып, 2 миллиард 607,9 миллион сум тәшкил итәчәк. 

Эльмира Илдар кызы депутатларны 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджет проекты белән таныштырды, аны соңыннан халык тыңлауларына чыгарачаклар:

− 2022 елга бюджетның гомуми керем өлеше 2 миллиард 371,4 миллион сум күләмендә карала. Ул үз керемнәрдән һәм бушлай кертемнәрдән тора. Бюджетның чыгым өлеше 2 миллиард 371,4 миллион сум тәшкил итәчәк. Чыгымнарның зур өлеше иҗтимагый әһәмиятле өлкәләргә юнәлдерелгән.

Район сессиясе АМРның 4нче чакырылыш Советы таныклыгын тапшыру белән тәмамланды. Билгеләрне биш яңа депутат: Илнар Галимов (Иске Юраш авыл җирлеге), Динарис Заманов (Олы Качка авыл җирлеге), Андрей Колосов (Поспелово авыл җирлеге), Валерий Кузнецов (Татар Дөм- Дөме), Михаил Панов (Бехтерево авыл җирлеге) алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев