Ике көндә Алабугада 52,7 процент сайлаучы тавыш биргән
12 сентябрьдә сәгать 20.00дә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 52,7 процент сайлаучы үз тавышын бирергә өлгергән инде.
Алабуга районында сайлаучыларның 44,84 проценты, ә шәһәрдә 52,7 проценты тавыш биргән.
Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: ТР Президентын, җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев