Алабугада 59 яшеренү урынында эскәмияләр куячаклар
Бу подвалларның барысы да җылылык һәм су белән тәэмин ителгән, аларда яктырту үткәрелгән.
Алабугада 59 яшеренү урыны бар, алар күпкатлы йортларның подвалында урнашкан, дип хәбәр итте АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин. Аларның һәрберсендә керү урыны мәгълүмати табличка белән билгеләнгән, ә биналарның стеналарына яшеренү урынын күрсәтүче язулар язылган.
Бу подвалларның барысы да җылылык һәм су белән тәэмин ителгән, аларда яктырту үткәрелгән. Ләкин башкарма комитет башлыгы Эльмира Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, яшеренү урыннарын җиһазлаганда бер мөһим детальне онытканнар:
«Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр утыра алсын өчен утыргычлар кирәк. Безнең мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары хезмәт дәресләрендә гади эскәмияләр ясасыннар, материалларны без сатып алырбыз. Аларның күпме кирәк булачагын исәпләп чыгарырга һәм шунда ук эшкә керешергә кирәк», — диде башкарма комитет башлыгы Эльмира Әхмәдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев