Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 595 кеше алкоголь куллануга бәйлелек синдромы белән нарколог исәбендә тора

Тагын 170 кеше аның зарарлы тәэсиреннән интегә.

Алар арасында хатын-кызлар да бар. Алабуга үзәк район хастаханәсенең наркологы Марина Пляшкова билгеләп үтүенчә, андыйларның саны арта. 

− Кызганыч, исәптә торучы кешеләр исерткечнең кеше организмына зарарлы тәэсире турында аз уйлый. Авыруның күренеше шундый, алкогольне чиктән тыш куллану билгеләре барлыкка килүгә, аракыга карата тискәре караш кими яисә бөтенләй булмый. Шуның нәтиҗәсендә акыл саега, хәтер начарлана, игътибар йомшый, кызыксыну кими, аралашу даирәсе үзгәрә, кәеф бозыла. Пациент белән сөйләшкәндә, аның ике югары белеме булып та, урам себерүче булып эшләве ачыклана. Кеше алкогольгә ияләнгәнчегә кадәр алган белемен, булдыклылыгын файдалана алырлык түгел, − ди белгеч.

Алкогольгә бәйлелектән интегүчеләр арасында башлыча 30-49 яшьтәге, ягъни хезмәткә яраклы кешеләр. Кагыйдә буларак, аларның барысында да диярлек йөрәк-кан тамырлары системасы бозылу, кан басымы күтәрелү, панкреатит, шулай ук бавыр һәм бөерләр зарарлану күзәтелә, алкоголь нерв системасына да начар тәэсир итә. Эш урынында җәрәхәтләнү очраклары да еш кына алкоголь куллануга бәйле. 

Организмга зыяннан тыш, спиртлы эчемлекләргә бәйлелекнең иҗтимагый яктан да нәтиҗәләре тискәре. 

Былтыр Алабуга районында алкоголь белән агулануның ике очрагы теркәләгән, шуларның берсенә ялган аракы сәбәпче булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев